21 ноябрьдә «Психология атналыгы» кысаларында психологның «Иске Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе»нә баруы булды.
"Психология атналыгы" - планлаштырылган чаралар системасы, аның кысаларында берничә көн дәвамында балаларда һәм яшүсмерләрдә стресска чыдамлык формалаштыруны тәэмин итүче, укучыларның психологик кәефенә һәм уңай мотивациясенә ярдәм итүче чаралар гамәлгә ашырыла.
«Психология атналыгы» проекты кысаларында районның төрле мәктәпләрендә психолог белән билгеле бер темаларга багышланган очрашулар узды. 21 ноябрьдә тренинг дәресенең темасы "Һәркемнең кыйммәте бар" дип аталды.
Психолог 1 нче, 5 нче, 6 нчы, 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән «Һәркемнең кыйммәте бар» тренинг- дәресе үткәрде, аның максаты - укучыларда кеше тормышының, үзе һәм башка кешеләрнең кыйммәтләрен аңлый белүне үстерү, әхлакый кыйммәтләрне үзләштерү һәм ныгыту булды.
Дәрес «яхшылык», «бер-береңә яхшы мөнәсәбәт», «кеше тормышының кыйммәте»төшенчәләренә нигезләнгән кечкенә уеннар рәвешендә уздырылды.