Традиция буенча авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова 2023 елда үзара салым программасын гамәлгә ашыру буенча хисап тотты һәм киләсе елга планнар белән таныштырды. Җыелганнар үзара салым суммасы өчен тавыш бирделәр һәм аларны борчыган сорауларны җиткерделәр. Аерым алганда, яңа юл полотносы буйлап җәяүлеләр юлы төзүнең мөһимлеге турында сорау күтәрелде. Җыелышка килгән искеурыссулылар тиешле хезмәтнең игътибарын электр энергиясен һәм, нәтиҗәдә, җылыту системасын еш сүндерелүгә юнәлдерәләр. Интернет элемтәсе дә халыкны борчый. Бер олы яшьтәге хатын-кыз үз йорты янындагы юл буена яшеллек утыртуны сорады. Бу буран көннәрендә кар тоту өчен кирәк, диде ул. Бу һәм башка сораулар беркетмәгә алга таба хәл итү өчен кертелде. Кайбер җаваплар җыен вакытында яңгырады.
Полициянең участок уполномоченные Рамил Әхмәтшин үз чыгышында халыкның игътибарын мошенникларның активлашуына юнәлтте. Хәзер инде алар – “банкларның техник хезмәте хезмәткәрләре” генә түгел, ә “кәрәзле элемтә операторлары” да. Ышанычлы абонентлар белән элемтәгә кереп һәм клиент аларның телефон номерына килгән кодны әйтә икән, алар «Дәүләт хезмәтләрендә» шәхси кабинетка җиңел генә керә ала. Бу сайтта теркәлгәннәрнең бөтен мәгълүматлары диярлек бар. Паспорт мәгълүматлары, вакцинация кьюар-коды…