Ютазылылар производство алдынгылары слетын уздырды

2023 елның 24 ноябре, җомга

Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе, төзелеш һәм торак-коммуналь комплекс хезмәткәрләре хөрмәтенә фанфаралар яңгырады.

Терлекчеләр, механизаторлар, эретеп ябыштыручылар, станочниклар, шоферлар, аппаратчылар, табиблар, тәрбиячеләр һәм төрле өлкәләрдәге башка күп кенә хезмәткәрләр район һәм республика җитәкчелеге кулыннан мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары кабул итү өчен сәхнәгә күтәрелделәр. Котлаулар районның, шулай ук күрше Октябрьскийның артистлары һәм иҗат коллективлары тәкъдим иткән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Дамир Миңнебаев, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Андрей Борисов һәм башкалар үз тармакларында лаеклы танылу алган иң яхшы хезмәткәрләргә чын күңелдән котлау сүзләрен җиткерделәр.

Быел алдынгылар слеты яңалык белән билгеләнде, дөресрәге, үткән елларның яхшы традицияләрен торгызу белән - иң яхшы предприятиеләргә Күчмә байрак тапшыру .

Шулай итеп, хезмәт нәтиҗәләре буенча 2023 елның Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиесе булып Сирин Галиев җитәкчелегендә эшләүче «АгроМир» ҖЧҖ тора.

Сәнәгать җитештерүе өлкәсендә иң яхшы предприятие дип «Электросоединитель» АҖ игълан ителде (рук. Рәшит Нәбиуллин).

ТКХ өлкәсендә Ел предприятиесе-2023” исемен «Бөгелмә ЭПУның Ютазы район эксплуатация газ хезмәте яулады (башлыгы Вячеслав Пестов).

 

Җиңүче предприятиеләр җитәкчеләренә Күчмә байракны район башлыгы Аяз Шәфигуллин тапшырды. Исегезгә төшерәбез, иң яхшы предприятиегә Күчмә байрак биш елга тапшырыла. Предприятиеләр бу югары дәрәҗәне саклап кала алырлармы, әллә ул башка җитештерү алдынгылары кулына күчәрме, вакыт күрсәтер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International