Туган көнендә ул туганнары һәм якыннары котлауларын кабул итте.
Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән котларга мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алинә Хөббәтова килде. Олы яшьтәге хатынга үзенең изге теләкләрен җиткергәннән соң, ул чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. Котлауларга Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина да кушылды. Җиһан апаның дүрт кызының балачагы һәм үсмер вакыты үткән йортта тәм-томнардан сыгылып торган өстәл, игелекле мохит - барысы да йортның көмеш чәчле хуҗабикәсенә хөрмәт билгеләрен күрсәтте.
Юбиляр - төп бәйрәкәле. Тыйнак, аз сүзле, ул, яше һәм авыруларына карамастан, күңелсезләнми, көндәлек эшен өйдә башкаруын дәвам итә. Җиһан Нури кызы Шәфигуллина 40 елдан артык эш стажы булган терлекче. Җирле мәктәпнең башлангыч сыйныфларын тәмамлагач, шунда ук колхозда эшли башлаган. Һәр җирдә - сарыкчылыкта да, савымчылыкта да һәм бозау караучы булып эшләгәндә дә, тырыш хезмәт кешесе булып таныла. Колхоз һәм район җитәкчелеге җитештерү алдынгысын кадерли: ул берничә тапкыр мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, депутат эшен алып бара, кызларын тәрбияләргә һәм йорт эшләрен алып барырга да өлгерә.
- Чит кеше байлыгына кызыкмагыз, намус белән эшләгез, бер тапкыр үз тормыш юлдашыгыз итеп сайлаган кешегез белән яшәгез – әни безгә шундый тормыш постулатларын балачактан ук сеңдерде. Без хәзер дә әлеге үзгәрешсез хакыйкатьләргә таянабыз, - диләр аның кызлары.
Үзәге нык булу аркасында бу кечкенә буйлы, тыйнак хатын-кызның тормышы бүгенге көнгә кадәр кыйммәтен югалтмаган мәгънә белән тулы.