Татарстанда мәктәп укучылары өчен КУЭ илкүләм проекты буенча эшкуарлык эше буенча бушлай семинарлар узды

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Мәктәп бизнес-старты» республика программасының икенче этабы кысаларында укыту семинарлары белем бирү учреждениеләре мәйданчыкларында, ә ерак районнардан килгән йөз укучы өчен «Волга» яшьләр үзәгендә узды.

 

2023 елда “Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган "Мәктәп бизнес-стартында» республиканың 28 районыннан 11 меңнән артык бала катнаша. Нәтиҗәдә, үзләрен иң уңышлы күрсәткән 600 урта мәктәп укучысы бизнес-проектлауның киләсе турына күчә. Алар - Казаннан, Чаллыдан, шулай ук республиканың авылларыннан һәм кече шәһәрләреннән килгән укучылар.

 

Балаларны укыту процессында уңышлы эшмәкәрләр катнаша. Шулай ук «Мәктәп бизнес-старты»ның барлык этапларында укучыларны озата баручы мәгариф учреждениеләре педагоглары да ярдәм күрсәтә.

 

Семинарлар нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары командалары үз бизнес-проектларын тәкъдим иттеләр. Аларны укытуда турыдан-туры катнашкан эксперт-эшмәкәрләр бәяләвенчә, тәкъдим ителгән барлык проектлар да профессиональ дәрәҗәдә башкарылган: бизнес-идея эзләүдән алып аның мөмкин булган практик тормышка ашырылуына кадәр.

 

Мәсәлән, күп профильле 180 нче полилингваль гимназия командасы яшүсмерләр арасында эш эзләү өчен платформа, ә 39 нчы мәктәптән репетиторлык оештыру өчен алга таба адым проекты тәкъдим итте. Кече Шилнә мәктәбе укучылары "Котокафе" ачарга, ә Баулының 2нче мәктәбендә шәмнәрне натураль составлардан ясарга тәкъдим иттеләр. Әгерҗе укучылары тематик мастер-класслар үткәрү буенча үз проектларын уйлап таптылар, Нурлат районы укучылары тематик футболкалар ясарга тәкъдим иттеләр, Зөя мәктәбе тәрбияләнүчеләре – салкын фарфордан бизәнү әйберләре, Аксубайның 2нче мәктәбеннән - бәйләнгән әйберләр ясау буенча «Әкият җепләре» проектын эшләделәр, Буа укучылары  -кулланышта булган  пластик шешәләрдән экологик себерке ясау буенча. Иннополис мәктәбе һәм 3 нче Биектау мәктәбе командалары да бик кызыклы проектлар тәкъдим иттеләр.

Программаның соңгы этабы - Яңа ел хәйрия мәктәп ярминкәсе һәм 2024 елның февралендә узачак бизнес-кейслар чемпионаты булачак. Аларда элекке этапны уңышлы узучылар катнаша алачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең соңгы слеты киләсе елның апреленә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International