Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

 

2023 елның 29 ноябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

28 ноябрь кичендә, 29 ноябрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күренүчәнлек начараеп, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Томан вакытында:

Әгәр дә сез табигатьтә булганда томанның куеруын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Автомобиль томан вакытында хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан узудан баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда баручы транспорт белән була. Томанның ераклыкны каплавын исәпкә алу мөһим – гадәти дистанцияне арттыру, тизлекне киметү урынлы.

Кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда, тизлекне салмак киметү зарур. Сез тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал биреп кисәтәсез. Томанда хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, саклану артык булмаячак.Мөмкин булса, ерак юлларга барудан баш тартыгыз. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичү урынында гына узарга киңәш ителә. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдында йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында машинаның тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына барыгыз. Нык күренеп торган жилет яки яктылык кайтаргыч элементлар кулланыгыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Бозлавык вакытында

 

Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы шиплы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә  таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.

 

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда, тизлекне әкренләп киметү зарур. Тормоз тоту кирәккәндә, тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирәсез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.

 

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

 

Машина йөртүчеләргә:

 

1. Бу шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга;

 

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итегез;

 

3. Көтмәгәндә тормозлаудан саклану, туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк;

 

4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез;

 

5. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш;

 

6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм түбәнлекләрдә куркынычсызлык тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итү.

 

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

1. Урамнар һәм юллар аша үткәндә бик игътибарлы булырга;

 

2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрү мөмкинлеге җитмәү һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

 

3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр юлларын кулланырга;

 

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмагыз;

 

5. Транспорт агымына каршы гына барырга;

 

6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

 

Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең  "ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International