28 ноябрьдә «Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2-3 сыйныф укучылары С.Ш. Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.
Музей директоры Гөлнара Шәмсуллина балаларны җылы каршы алды һәм музейның барлык бүлекләре буйлап танып белү экскурсиясе үткәрде. Балалар туган як тарихын рәхәтләнеп тыңладылар, сораулар бирделәр. Балаларны музейның күп кенә экспонатлары кызыксындырды, аларны алар янннан алып китеп булмады.
Балаларга кайбер экспонатларны күрү генә түгел, ә кулларында тоту мөмкинлеге дә туды. Балалар музейга баруга бик шатландылар. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр калды.