Педагог Регина Сәетгәрәеваның «Ак ладья» берләшмәсенең 12 тәрбияләнүчесе 2023 елда шахмат буенча Азнакай муниципаль районы беренчелеге финалында шахмат турниры финалистлары белән очрашты.
Татарстанның иң яхшы 34 шахматчысы шахмат турнирында үз белемнәрен күрсәттеләр, призлы урыннар өчен көрәштеләр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.
Малайлар арасында:
1 нче урын — Әмир Шәрәфиев (1 яшүсмерләр разряды бирелде);
2 нче урын — Бәхтияр Фатыйхов;
3 нче урын — Әмир Хисмәтуллин.
Яшүсмерләр арасында:
2 нче урын — Илнар Зәйдуллин (2 нче разряд).
Кызлар арасында:
1 нче урын — Сафина Исламова.
Барлык балалар да медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Шулай ук рейтинг күтәрелде.