Ветераннар, пенсионерлар арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестиваленең муниципаль этабы дәвам итте.
Фестивальнең икенче этабының концерт программасын учреждениеләр һәм предприятиеләр ветераннары тәкъдим итте. Җырлар, шигырьләр, сәнгатьле сызгыру, хорда җырлау, театральләштерелгән спектакльләр, гармун уйнау... Һәр номинациянең үз иң яхшы башкаручылары бар иде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә тәкъдим ителгән концерт номерлары Ютазы районының, ветераннарыбызның никадәр талантлы булуын тагын бер кат күрсәтте.
Район җитәкчелеге исеменнән фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов мөрәҗәгать итте. Барысына да уңышлы чыгышлар теләп, ул сөйкемле ханымнарны үткән Әниләр көне белән котлады.
Фестиваль жюри составына район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Гүзәл Латыйпова, районның “көмеш волонтерлары” рәисе Зоя Глушкова, район ветераннар советы рәисе урынбасары Рима Муллагалиева һәм башкалар керде.
Исегезгә төшерәбез, конкрет номинацияләрне иң яхшы башкаручылар гала-концертка, ә киләчәктә — фестивальнең зона турына узачак һәм, белгәнебезчә, бәлки, безнең ветераннар арасында Казанда узачак зона турында җиңүче булыр. Традиция буенча, чара пәрдәсе астында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.