Театр атналыгы хөрмәтенә Үзәк балалар китапханәсендә коррекцион мәктәп-интернат укучылары өчен «Театр — ул тылсымлы дөнья» мәгълүмати-танышу сәгате узды.
24-30 ноябрьдә ел саен Бөтенроссия театр атналыгы уза. Бу театр сәнгатен һәм башка сәнгать иҗатын яратучылар өчен чын бәйрәм.
29 ноябрьдә Үзәк балалар китапханәсендә коррекцион мәктәп-интернат укучылары өчен «Театр — ул тылсымлы дөнья» мәгълүмати-танышу сәгате узды. Чара барышында китапханәче театр тарихы турында сөйләде. Аннары балалар театр конкурсларында катнашып, үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр.