Ютазы авылында яшәүче Самат Солтанов гер спорты буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады.
Исегезгә төшерәбез, гер спорты буенча дөнья чемпионаты һәм Беренчелеге сентябрьдә Үзбәкстан Республикасының Хива шәһәрендә узды. Ярышлар вакытында шәһәр чын зур интернациональ гаиләгә әверелде, аны 21 илнең иң көчле спортчылары тәкъдим итте.
— Россия командасын гына 200 кеше тәкъдим итте, - ди Самат. - Казахстаннан йөзгә якын спортчы бар иде.
Бигрәк тә шундый югары дәрәҗәдә үзләре һәм гомумән район турында Самат кебек яшь һәм шул ук вакытта инде җитлеккән спортчылар белдерә алуларын аңлау күңелле. Районның спорт уңышлары “копилкасы” яңадан тулыланды. Бу юлы көмеш медаль белән.
Исегезгә төшерәбез, гер спортына көмеш призерыбыз биш яшендә килә. Аның тренеры Роберт Вафауллин үзенең тәрбияләнүчесе турында сәләтле һәм шул ук вакытта бик оешкан егет дип әйтә. Аның авырлыгы 70 килограммнан да кимрәк, кулларында 24 килолы герне уйнатып кына йөртә. Ютазы спортчысын һәм аның тренерын шундый югары нәтиҗә белән котларга район башлыгы Аяз Шәфигуллин үз бүлмәсенә чакырды. Район башлыгы тантана сәбәпчеләренә иң яхшы теләкләрен җиткерде һәм лаеклы бүләкләрен тапшырды.