Балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре «Кышкы күңел ачуларда» катнаштылар

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Кышның беренче көнен Балалар иҗаты үзәге укучылары «Кышкы күңел ачулар» уен программасы белән каршы алдылар.

Күпчелек балалар кышны бик яраталар һәм аны ел буе көтәләр. Бу күп бәйрәмнәр, чаңгы-чана шуу һәм кар белән уйнау мөмкинлеге белән бәйле. Кыш җитү белән җанда күтәренке тойгылар барлыкка килә һәм елның бу вакытын күңелле үткәрү теләге туа. «Балалар иҗаты үзәге»нә йөрүче малайлар һәм кызлар да кышның беренче көнен үзәкнең өстәмә белем бирү педагоглары белән актив каршы алдылар. Аларны ачык һавада күңелле уеннар көтте, анда балалар зур теләк белән катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International