"Олимп"та - грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Урыссуда республиканың күп кенә шәһәрләреннән иң көчле көрәшчеләр үз үлчәү категориясендә иң яхшысы исеменә дәгъва кылу өчен җыелды.

Ярышларны ачу тантанасында Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Баулы, Азнакай, Әлмәт, Чистай, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй һәм Урыссудан 138 катнашучы тезелде.

Ярышларның мактаулы кунаклары - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, ТР Спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Нәфис Миңнебаев, Россиянең грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, халыкара класслы судья, ТРның физкультура һәм спорт отличнигы, олимпиада арбитры Борис Юлтимеров, Ютазы районының грек-рим көрәше федерациясе рәисе Ленар Идрисов иде. Алар ярышларда катнашучыларга үзләренең игелекле нәсихәтләрен җиткерделәр, уңышлы көрәш, көндәшләренең хөрмәтен һәм һичшиксез сәламәтлек теләделәр.

 

Ярышлар башланыр алдыннан районда әлеге спорт төренең флагманнарын билгеләп үттеләр.

Күпьеллык хезмәте һәм Татарстан Республикасында физкультура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәте белән Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе башкарма комитеты әгъзасы Ленар Идрисов бүләкләнде.

 

ТР спорт көрәшен үстерүгә һәм югары класслы спортчыларны әзерләүгә керткән актив өлеше өчен Ютазы районында грек-рим көрәше буенча тренер-укытучы Алинур Хәмитов ТР Спорт көрәше Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Шул арада баш судья ярышларның шартлары белән таныштырды, һәм келәмгә беренче көрәшчеләр чыкты. Сугышчан характерлы көрәшче егетләр эш башлады. Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. Унике команда әзерлек һәм спортта осталыкларын күрсәтергә тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International