8 А сыйныф җитәкчесе Тимербаева Т.Ю. терроризм, экстремизм идеологиясенә каршы торуга һәм толерантлык, милләтара килешү, халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалауга юнәлдерелгән чара үткәрде.
Чара барышында террорчылык кешелекнең глобаль проблемасына әверелүен, аның чагылышлары күпләп кеше корбаннарына китерүен ассызыклады. Ул кешелеккә физик кына түгел, психологик җәрәхәтләр дә китерә.
Әңгәмәдән балалар террорчылыкның нәрсә икәнлеген, аның максатлары нинди булуын белделәр, терроризм тарихы турында белделәр. Шулай ук соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр.