Урыссу самбочылары Хәйдәр Алиевның 100 еллык юбилеена багышланган турнирда өч бронза медаль яулады

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Казанда Азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе оештырган самбо буенча Бөтенроссия спорт ярышлары узды.

Ярышлар әзербайҗан халкының гомуммилли лидеры Хәйдәр Алиевның 100 еллык юбилеена багышланды.

Призлы урыннар өчен көрәшергә башкаланың «Батыр» төп спорт комплексына 250 гә якын спортчы килде.

Самбо ярышларында көрәш киеренке булды.

Айдар Камалетдинов, Әмир Камалдинов, Артемий Зимин үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм һәркайсы үз үлчәү категориясендә бронза яулады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International