Акбаш авыл китапханәсендә чара узды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Акбаш авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән ачык сөйләшү сәгате узды.

Декабрьнең беренче көннәрендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Бу дата хөрмәтенә Акбаш авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән ачык сөйләшү сәгате узды.

Әңгәмә аларда проблема безнең һәрберебезгә, СПИД авыруын адекват кабул итүгә, ВИЧ - инфекцияле кешеләргә һәм СПИД белән авыручыларга карата кешелекле мөнәсәбәткә кагыла дигән фикер формалаштыру максатыннан узды.

Сөйләшүдә катнашучылар белән викторина үткәрелде. Балалар ВИЧ һәм СПИД аббревиатураларын “озынайттылар”, ВИЧ йоктыру юлларын искә төшерделәр, вирусның төп таратучыларын санадылар.

 

Китапханәче Гөлнар Камаева 2022 елда дөньяда ВИЧ - инфекцияләр йоктыру статистикасын, шулай ук Россия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, укучыларны профилактика чаралары турында мәгълүмати белешмә белән таныштырды.

Чарада катнашучылар табиблар гаебе белән кеше иммунодефициты вирусы белән зарарланган сигез яшьлек кызның язмышы турында укыдылар. Китапханәче балаларга вирус йөртүчеләргә карата түземле, кешелекле мөнәсәбәт кирәклеген искәртте һәм аларга «Кызыл тасма» акциясе турында сөйләде. Балалар, теләктәшлек йөзеннән, үзләренә шәфкатьлелек һәм ярдәм символын беркеттеләр.

Шулай ук китапханәче ачык сөйләшүдә катнашучыларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, акыл белән яшәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International