Аны Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкләде.
Актив тормыш позициясе, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан һәм Ютазы муниципаль районында ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән сугышчы-татарстанлыларга риясыз ярдәм күрсәткән өчен һәм тууына 70 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) региональ иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
Сирина Гробко, «Электросоединитель»АҖнең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе.
«Халкым чишмәсе " татар яшьләренең милли иҗаты төбәк фестивале нәтиҗәләре буенча дипломнар белән бүләкләнделәр:
—“Халык биюе-ансамбль” номинациясендә 1 урын өчен «Ютазы йолдызлары» ансамбле җитәкчесе Минзилә Абдурахманова;
— «Халык биюе-соло» номинациясендә 2 урын өчен Айгөл Абдурахманова.
Казан шәһәрендә уздырылган «Беренчеләр тавышы» хор коллективларының I ачык фестиваль-конкурсы йомгаклары буенча «Сударушка» коллективы җитәкчесе Оксана Җәләева 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. «Мизгел» коллективы җитәкчесе Әлфия Батршина 3 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Казанда «Этномириада» халык иҗаты традицион мәдәнияте XI Халыкара конкурс-фестивале йомгаклары буенча “Сердәш” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.