2023 елның 4 декабрендә гимназиядә дәрестән тыш эшчәнлек программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елдан 5 декабрьдә билгеләп үтелә торган Волонтер көненә багышланган «Без бергә» дәресе узды.
Дәресне гимназиядә волонтерлык хәрәкәте лидерлары педагог-оештыручы Илвина Вәлиева, Диләрә Галиева һәм Евгения Никитина үткәрде.
Кызлар волонтерлык эшенең әһәмияте һәм эчтәлеге, волонтерларның нәрсә белән шөгыльләнүе һәм волонтерлык эшчәнлегенең нинди төрләре булуы турында сөйләделәр. Шулай ук балалар Россия иҗтимагый хәрәкәтләренең проектлары белән таныштылар.
Бүгенге көндә волонтерлык инициативалары дәүләт ярдәме алды, ирекле хәрәкәт масштаблыга әверелде һәм киң таралды. Волонтерлык үзара ярдәмне гамәлгә ашыру формасы һәм хәзерге Россия җәмгыятенең тормыш нормасы булып тора. Волонтерлык хәрәкәтендә катнашу балаларга үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәтергә мөмкинлек бирә, әйләнә-тирә дөньяга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли.