Белем сәгате Үзәк балалар китапханәсендә узды.
Драгунский Виктор Юзефович 20 гасырның күренекле рус язучысы-прозаигы.
Виктор Драгунский безнең ил балалар әдәбиятында гына түгел, дөнья әдәбиятында да лаеклы урын алып тора. Аның кызлар һәм малайлар турында игелекле, күңелле хикәяләре балалар тарафыннан кызыксынып һәм рәхәтләнеп укыла. Виктор Драгунскийның искиткеч хикәяләрендә балаларның гади тормышы “пәрдәсе ачыла”. Аларның дуслары һәм иптәшләре белән ничек аралашулары, әти-әниләре белән ничек мөгамәлә итүләре, нинди кызыклы вакыйгаларга һәм хәлләргә эләгүләре турында беләбез.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч мәктәп укучылары өчен «Виктор Драгунскийның күңелле дөньясы» әдәби сәгатен үткәрделәр. Китапханәче Кадрия Заһретдинова балаларны танылган балалар язучысы Виктор Юзефовичның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды һәм аның тормышыннан кызыклы мизгелләр — театр һәм цирктагы эш турында сөйләде. Балалар кроссвордлар чиштеләр, Драгунский әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар китапханәче белән бергә Виктор Драгунскийның «Что я люблю» хикәясен укып, маҗаралар тулы дөньяга теләп “чумдылар”.
Чара ахырында укучылар «Папа у Васи силен в математике» әсәреннән өзек карадылар.