2023 елның 5 декабрендә Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан тарихының данлы сәхифәсенә багышланган «Мәскәү өчен сугыш» Хәтер дәресе узды.
Дәрескә ветераннар советы рәисе Г. Шакирҗанова чакырылган иде.
Дәрес барышында балалар Подольск курсантларының, герой-панфиловчыларның батырлыгы турында белделәр, Мәскәү өчен легендар сугыш чорлары белән танышалар. Презентация бер-берсен алыштырган патриотик яңгырашлы слайдларга бай иде. “Священная война”, “Журавли” җырлары инде күптән Бөек Ватан сугышы символына әверелде.
Ә Бөек Ватан сугышы чоры кинохроникасы кадрлары алынган тәэсирләрне тагын да көчәйтте.