"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!» темасына.
Чарада Баулы районының «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева, ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Җанназаров катнашты.
Программа барышында балалар зур игътибар белән «Юлларда куркынычсызлык», «Киләчәк дөньясы “пробкаларсыз” видеороликларын карадылар, кызыклы викторина сорауларына актив җавап бирделәр, белемнәрен һәм игътибарлылыкларын күрсәттеләр.
Чараның нәтиҗәсе булып «Рөхсәт ителә-тыела» уены торды, анда балалар алып баручы тәкъдим иткән юл билгеләрен теләп әйттеләр һәм табышмакларга җаваплар таптылар.