Урыссуда мәктәп укучылары өчен коррупциягә каршы чара узды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан «Атлант» ЯЯК базасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Руслан Нигъмәтуллин катнашында «Коррупция» темасына дебатлар узды.

Чара коррупциянең кешеләрнең язмышын җимерүен күрсәтүче видео караудан башланды. Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Руслан Нигъмәтуллин балаларны “коррупция” төшенчәсе белән таныштырды һәм коррупциягә каршы конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын җитәкләде.

Бүләкләүдән соң «коррупция» темасына дебатлар узды, аларны "Атлант" ЯЯКның  яшьләр белән эшләү буенча белгече Дарья Газетдинова үткәрде.

Интеллектуаль уенда районның 10 сыйныф укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International