Аның хезмәте район җитәкчелеге тарафыннан билгеләнде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм тармакта югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен 2023 ел йомгаклары буенча район башлыгының Рәхмәт хаты белән «Удача» ТМШ  дворнигы  Владимир МОШКОВ бүләкләнде.

 

Рәхмәт хатын район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тапшырды.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Владимир МХОда хезмәт итү өчен контракт төзегән.

 

- Мине туганнарым баш тартырга кирәклеге турында кисәтте, — ди ул, - әмма мин үзем өчен сайланыш ясадым инде. Әмма, яшермим, шикләр бар иде һәм үз карарымны берничә ай  дәвамында уйладым. Мине, чынлыкта, бернәрсә дә тоткарламый инде – хатынымны күптән җирләдем. Күптән түгел әнием дә вафат булды.

 

Хәрби хезмәт алдындагы куркуларыгызны һәм шикләрегезне ничек җиңеп чыктыгыз, дигән сорауга ул гади генә: «Әле дә җиңә алмыйм. Үзем МХОга барып, хезмәткә керешкәч  кенә хәлләр торышын аңлармын дип уйлыйм.

Исегезгә төшерәбез, Владимир күп еллар дәвамында «Удача» ТМШның иң яхшы хезмәткәрләренең берсе булып тора. МХО территориясенә җибәрелгәнче, ул эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International