Аномаль салкын һава торышы турында шторм кисәтүе (ТР буенча Россия ГТХМ ДУ сайтының "Оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

 

Аномаль салкын һава торышын билгеләнүе турында шторм кисәтүе

 

11 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән һава температурасының -25 ..-28 градуска кадәр төшүе көтелә, урыны белән 30..-35 градуска кадәр (Казанда -25, түбән урыннарда -28 градуска кадәр), көндез төньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -25о сакланачак.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

Өшү һәм туңулардан саклану өчен, урамга чыкмаска, урамда озак йөрмәскә, йорт хайваннарының, балаларның урамда озак йөрүенә юл куймаска, ерак сәфәрләргә барудан тыелырга кирәк.

Өшү куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, исерткеч эчемлекләр эчү, шулай ук хәлсезлек  һәм талчыгу. Өшүдән котылу өчен, күп катлы киенегез, һава катламы җылылыкны тота, аяк киемнәренә җылы олтаннар салыгыз һәм йон оекбашлар киеп йөрегез - алар дым сеңдерә, аякларны коры килеш тота, җылы бияләйләрсез, баш киемсез һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.

Көчле салкында ерак сәяхәтләрдән һәм сәфәрләрдән тыелу мөһим. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында кинәт ватылулар  куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә үз иминлекләрен истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй әзерләп куярга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга.

Автомобильдә начар күренү шартларында артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк.

Кинәт тормозга басудан тыелырга кирәк: мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле, сез арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирәсез.

Мөмкин булганча ерак аларга барудан, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.

Өшегән вакытта беренче ярдәм:

Беренче ярдәм туңуның дәрәҗәсенә, организмның суынуы, яшькә бәйле рәвештә күрсәтелә. Беренче чиратта зыян күрүчене җылыга кертергә, кием-салым, аяк киемнәрен салдырырга кирәк. Өшегән аяк-кулларны кайнар суда, ачык ут янында, батареяда тотарга киңәш ителми, чөнки тән тиресенә өстәмә зарар килергә мөмкин. Зыян күрүчене юрган белән төреп җылытырга кирәк. Кайнар чәйләр, җылы ризык бирергә киңәш ителә. Өшегән урыннарга кар ышкырга, спирт эремәләре, майлар сөртергә ярамый.

Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 градус булсын. Термометрлар булмаса, терсәгегезне суга тыгыгыз. Кайнар булмаса - температура туры килә. Өшегән  участокны суга тыгыгыз һәм тире алсу төскә кереп, сизгерлеге кайтканчы тотыгыз. Зыян күргән урын савыт стеналарына орынырга тиеш түгел. Йөзегез яки колакларыгыз өшегән булса, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (суда чылатып алырга һәм сыгарга).

 Алкогольдән тыш, теләсә нинди җылы эчемлекләр эчегез. Бу тәннең нормаль температурасын торгызырга һәм кан циркуляциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Авыртуны бетерә торган дарулар аспирин яки ибупрофен ярдәм итәчәк һәм кан әйләнешен яхшыртачак.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да ятакта тәмәке тартмагыз!

· балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

Төзексез электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;

Электр-көнкүреш һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш иткәндә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә, башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык тойгысы булмый.

Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International