Инвалидлар декадасы кысаларында Кәрәкәшле авыл китапханәсенә «Гармония " социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге кунаклары килде.
Кунаклар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Эльвира Абашева белән иде.
«Капелька тепла» чарасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авыл кешеләре дә катнашты.
Китапханәче инвалид балалар һәм өлкәннәр өчен өстәл уеннары һәм пазллар тәкъдим итте, авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Диана Шакирова интеллектуаль һәм күңел ачу уеннары үткәрде. Ирина Әхмәтова һәм Гөлнара Хәмидуллина кунаклар өчен үзләренең искиткеч җырларын җырлады, Гөлүсә Газизуллина баянда уйнады.
Елмаю, көлү, игелек болар барысы да бәйрәмдә өстенлек итте. Катнашучыларның йөзләреннән аларның чарадан бөтенләй китәргә теләмәүләре ачык чагылды.