Ютазы укучылары солдатлар өчен хатлар язган

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Сиңа язам, герой» Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясендә катнаштылар.

Акция Ватан геройлары көне алдыннан үткәрелә. Акциянең максаты хәрбиләргә ярдәм итү, аларның хәрби бурычын үтәү һәм Ватанны саклау буенча көндәлек эшләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерү. Безнең бурыч - МХО зонасында булган хәрбиләребезгә ярдәм итү, аларга укучыларыбызның хатларына салган күңел җылысын, кайгыртучанлыкларын җиткерү.

Малайлар һәм кызлар МХОда катнашучылар өчен күңелгә үтеп керерлек һәм җылы хатлар яздылар, солдатларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек теләделәр, ә иң мөһиме - тизрәк өйләренә, туганнары һәм якыннары янына кайтуларын, шулай ук хатларда  якынлашып килгән Яңа ел белән котлаулар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International