Россиядә Ватан геройлары көне алдыннан 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшьармия отрядына Украинада хезмәт һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган гвардия капитаны Сәйфуллин Илдар Илдус улы исеме бирелде.
Чара РФ һәм ТР гимннарын тыңлаудан башланды. Юнармия отрядына каһарман исемен бирү турында таныклыкны Ютазы районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов тапшырды.
- Россиядә Ватан Геройлары көне - безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бүген бу истәлекле көнне мәктәпнең яшьармия отрядына Сәйфуллин Илдар Илдус улы исеме бирелә, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Нина Якимова.
Чарада шулай ук һәлак булган геройның әти-әнисе дә катнашты. Илдар Сәйфуллинның әтисе балалар алдында чыгыш ясады һәм яшь буынга геройдан үрнәк алырга чакырды. Чара ахырында Илдар Сәйфуллинның мемориаль тактасына чәчәкләр салынды.