Татар теле укытучылары балалар бакчаларында инновацион укыту ысуллары белән таныштылар

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе утырышы Урыссу поселогының 1нче номерлы балалар бакчасы базасында узды.

Педагоглар балаларны татар теленә өйрәтүдә балалар бакчасында кулланыла торган инновацион технологияләр белән таныштылар.

Һәркем үзе өчен яңа нәрсәләр алды. Мондый чаралар педагогларга тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм үзләренә дә үсәргә мөмкинлек бирә, татар теле буенча белем бирү программасына яңа укыту ысулларын кертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International