Инвалидлар декадасы кысаларында ЮМР сукырлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Лилия Вахитова һәм җәмгыятьнең элекке рәисе Гөлнара Әбилтарова Урыссуның 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар.
Гөлнара Әбилтарова үзе, үз проблемасы, авыруына карамастан, ирешкән казанышлары турында сөйләде. Шулай ук кунаклар балаларны начар күрүчеләр өчен гаджетлар белән таныштырдылар, аларга үзләренең яшәүгә омтылулары, Брайль буенча китаплар укулары турында бәян иттеләр.
Күрү сәләте булмаган хәлдә ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлар өчен, очрашу вакытында балалар күзләрен йомып «ак таяк» белән йөреп карады.
Аралашу ахырында сукырлар җәмгыяте вәкилләре балаларга һәрвакыт игелекле булуларын, үзара ярдәм итәргә тырышырга кирәклеген әйттеләр, проблемалары булган кешеләргә ярдәм итү зарурлыгын искәрттеләр. Ә файдалы уку сыйфатында В.Ворошиловның «Кояш яктыртуын дәвам итә» («Солнце продолжает светить») китабын укырга киңәш итәләр.
Лилия Рөстәм кызы җәмгыять әгъзаларының актив тормыш позициясе (67 кеше), алар катнашкан конкурслар һәм ярышлар турында сөйләде.
Балалар сулышларын тыеп тыңладылар...