Ютазы районы авыл җирлекләрендә сайлаулар

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Салкын булуга карамастан, авыл халкы җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнаша.

Кичә Ютазы муниципаль районының Акбаш һәм Бәйрәкәтамак авыл җирлекләрендә Татарстан Республикасының җирле үзидарә вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлау узды.

Җирле халыкның иҗтимагый тормышында актив катнашу өчен искиткеч омтылыш хөрмәткә лаек. Алар беләләр, сайлау мөһим, аларның тавышлары вакыйгалар барышын үзгәртә һәм территорияләренең киләчәген билгели ала.

Акбаш авылыннан 95 яшьлек Магданис Әхмәтҗанова да суыктан  куркып тормаган һәм үзе сайлау участогына килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International