Апаста В.Г. Мәхмүдов истәлегенә багышланган авыл районнарының иң көчле ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында «Уңыш» ФСО Кубогына волейбол буенча ярышлар узды.
Ютазы районының ике эшче яшьләр командасы (ирләр һәм хатын-кызлар) ике көнлек ярышларда катнашты. Спорт чарасында республиканың төрле районнарыннан барлыгы 17 команда катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ярышлар авыл җирлекләре командалары өчен генә оештырылды.