2023 елның 12 декабрендә илебездә дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Илебезнең төп норматив хокукый акты, Россия Конституциясе, 30 ел элек - 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән иде.

1993 елда бөтенхалык референдумында кабул ителгән Конституция демократик дәүләт төзү өчен хокукый нигез һәм яңа Россия символына әверелде. Россия Федерациясе Конституциясе илнең Төп закон чыгару акты булып тора һәм гражданнарның төп принципларын һәм хокукларын билгели. Ул гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, дәүләт оештыру һәм эшчәнлеге принципларын гарантияли.

Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре хәзерге Россиянең иң югары кыйммәте булып тора.

 

Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International