Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Ду сайтының "Оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

 

2023 елның 13 декабренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

12 декабрь кичендә, төнлә һәм көндез 13 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга  кадәр) көчле җил, төнлә һәм иртән ТР көнчыгышында һава температурасы -25 ..-30˚ көтелә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

 

Өшү һәм туңулардан саклану өчен, урамга чыкмаска, урамда озак йөрмәскә, йорт хайваннарының, балаларның урамда озак йөрүенә юл куймаска, ерак сәфәрләргә барудан тыелырга кирәк.

Өшү куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, исерткеч эчемлекләр эчү, шулай ук хәлсезлек  һәм талчыгу. Өшүдән котылу өчен, күп катлы киенегез, һава катламы җылылыкны тота, аяк киемнәренә җылы олтаннар салыгыз һәм йон оекбашлар киеп йөрегез - алар дым сеңдерә, аякларны коры килеш тота, җылы бияләйләрсез, баш киемсез һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.

Көчле салкында ерак сәяхәтләрдән һәм сәфәрләрдән тыелу мөһим. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында кинәт ватылулар  куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә үз иминлекләрен истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй әзерләп куярга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга.

Автомобильдә начар күренү шартларында артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк.

Кинәт тормозга басудан тыелырга кирәк: мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле, сез арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирәсез.

Мөмкин булганча ерак аларга барудан, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.

Өшегән вакытта беренче ярдәм:

Беренче ярдәм туңуның дәрәҗәсенә, организмның суынуы, яшькә бәйле рәвештә күрсәтелә. Беренче чиратта зыян күрүчене җылыга кертергә, кием-салым, аяк киемнәрен салдырырга кирәк. Өшегән аяк-кулларны кайнар суда, ачык ут янында, батареяда тотарга киңәш ителми, чөнки тән тиресенә өстәмә зарар килергә мөмкин. Зыян күрүчене юрган белән төреп җылытырга кирәк. Кайнар чәйләр, җылы ризык бирергә киңәш ителә. Өшегән урыннарга кар ышкырга, спирт эремәләре, майлар сөртергә ярамый.

Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 градус булсын. Термометрлар булмаса, терсәгегезне суга тыгыгыз. Кайнар булмаса - температура туры килә. Өшегән  участокны суга тыгыгыз һәм тире алсу төскә кереп, сизгерлеге кайтканчы тотыгыз. Зыян күргән урын савыт стеналарына орынырга тиеш түгел. Йөзегез яки колакларыгыз өшегән булса, йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (суда чылатып алырга һәм сыгарга).

 Алкогольдән тыш, теләсә нинди җылы эчемлекләр эчегез. Бу тәннең нормаль температурасын торгызырга һәм кан циркуляциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Авыртуны бетерә торган дарулар аспирин яки ибупрофен ярдәм итәчәк һәм кан әйләнешен яхшыртачак.

• Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

• Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да ятакта тәмәке тартмагыз!

• балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

Төзексез электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;

Электр-көнкүреш һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш иткәндә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә, башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык тойгысы булмый.

 

 

Җил көчәйгәндә:

 

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга киңәш итмибез, җил белән сынган ботаклар куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга  кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ ДУ "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International