Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре музыкаль конкурста Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр
Салкын булуга карамастан, яшь талантлар Уфага конкурска бардылар һәм Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр.
Инструменталь жанр номинациясендә фортепиано бүлеге укучылары катнашты һәм призлы урыннар алды (җит. Әлфия Камалиева). Данияр Шәрипов һәм Диана Габдрахманова 1 дәрәҗә лауреатлар, Мирослава Кәтиева 1 дәрәҗә дипломант булды.
Укытучы Ләйсән Вәлиеваның фортепиано бүлеге укучылары да лауреатлар булдылар. Әмир Кашапов 2 дәрәҗә лауреат, Рианна Йосыпова 3 дәрәҗә лауреат булды.
Вокал номинациясендә, “Сударушка” рус җырының үрнәк ансамбле (җит. Оксана ҖӘЛӘЕВА) солисты Маргарита Глухова 1 дәрәҗә лауреат, моннан тыш, ул "Звезда Башкортостана " Бөтенроссия конкурсында патриотик җырны иң яхшы башкарган өчен диплом алды.
Үзләренең осталыкларын һәм талантларын укытучы Светлана Белобородова (конц.Бадыкшина Н.Д.) җитәкчелегендә гитарачы егетләр күрсәтте.
"Серебряные струны" ансамбле - 1 дәрәҗә лауреат, ә "АкКорд" кече составы 2 дәрәҗә лауреат булды. Гитарачылар “ТриО”сы 3 дәрәҗә лауреат булды.
Инструменталь жанр номинациясендә шулай ук баянчылар да катнашты. Әмир Ямаев (җит. А.Шәрипова) һәм Нияз Яхин (җит. Р.Исханова) 2 дәрәҗә лауреатлар булдылар. Сәләтле балалар, лаеклы нәтиҗәләр!