Урыссуның 3нче номерлы мәктәбендә РФ Конституциясе көне уңаеннан онлайн-дәрес узды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көнендә 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең барлык сыйныфларында төп закон турында онлайн - әңгәмәләр узды.

Барыбызны да бу төп документка тирән хөрмәт берләштерә, ул илебезнең бердәмлеген һәм бүленмәвен, аның күпмилләтле халыкларының үзара хөрмәтен тагын бер кат ассызыклый.

Без үз хокукларыбызны цивилизацияле яклап һәм илебезнең алга таба үсеше өчен шартлар тудырып, хокукый дәүләттә яшәү һәм эшләү мөмкинлеген югары бәялибез.

Безнең алда Россия Конституциясе игълан иткән кыйммәтләрне саклау бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International