Быел да Россия Федерациясе Конституциясе безнең илдә кабул ителүгә 30 ел тула.
Конституция - Россия дәүләтенең төзелешен билгеләүче илнең төп документы, анда кешеләрнең ирекләре, хокуклары һәм бурычлары язылган, калган законнарның нигезендә яткан иң төп кагыйдәләр һәм нормалар беркетелгән.
Конституция көнендә 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Аделина Габдрахманова Яшь армиячеләр өчен "Минем илем Конституциясе" чарасын үткәрде. Әңгәмә барышында балалар Россия Федерациясе гражданының хокуклары һәм бурычлары, илебез символикасы белән таныштылар, РФ Конституциясен төзү турындагы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук Яшьармия отряды әгъзалары «Россия Федерациясе Конституциясен белү буенча Бөтенроссия тесты» мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар.