Акбаш авыл китапханәсендә «Конституция — дәүләтнең төп законы» дигән чара узды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Мәктәп укучылары балалар булса да, алар зур, көчле дәүләтнең гражданнары булып торалар, аның исеме - Россия.

Бераз вакыт узгач, алар олылар булып, илнең бөеклеген һәм куәтен арттырачаклар, аны яклаячаклар һәм саклаячаклар. Без аларның үз Ватанының тугры гражданнары булачагына ышанабыз.

Акбаш авыл китапханәсендә балалар өчен дәүләтебезнең төп законы -Конституциясе турында белем сәгате узды. Китапханәче Россиядә әлеге документның ничек кабул ителүе турында сөйләде. Документ битләрен карап, балалар Конституциянең структурасын белделәр, бүлекләрне һәм статьялар санын исәпләделәр. Китапханәче «преамбула»төшенчәсенең мәгънәсен аңлатты. Аннары шигырьләреннән безнең хокукларыбызны искә алдылар, журнал рәсемнәреннән гражданнарның бурычларын атадылар. Туган ил турында мәкальләр җыеп, аларның мәгънәләрен аңлаттылар.

- Туган ил, дәүләт башлыгы турында сөйләшү бик җанлы килеп чыкты. Конституция текстына мөрәҗәгать итеп, балалар белән

Президент анты текстын укыдык. Интерактив уен буенча РФ флагы һәм гербы табышмаклары җыелды, - дип билгеләп үтте чараны оештыручы, китапханәче Гөлнар Камаева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International