Узган якшәмбедә, 10 декабрьдә, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узды.
Өстәмә сайлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы авыл җирлекләре советлары карары белән район Советы депутатлары итеп сайландылар:
- Зөлфия Әгълиева, 2 нче номерлы Бәйрәкәтамак сайлау округы депутаты;
- Илһамия Сәхибуллина, 6 нчы номерлы Акбаш сайлау округы депутаты.
Бу хакта ТР Ютазы район советының IV чакырылышы XVI утырышында район башлыгы Аяз Шәфигуллин игълан итте. Яңа сайланган депутатларны котлады, Шәфигуллин аларга депутат таныклыклары һәм значоклар тапшырды.