Кәрәкәшле урта гомуми белем бирү мәктәбенең кече укучылары җирле туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Мәктәп укучылары өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Конституция – төп закон» мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Музей хезмәткәре Гөлнара Хәмидуллина мәктәп укучыларына Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте һәм роле турында искә төшерде, аның асылы һәм төп максаты нәрсәдә икәнлеге турында сөйләде. Дәүләт символлары (гимн, флаг һәм герб) турында сөйләштеләр.
Мәгълүмат сәгате законны белмәү аны бозган өчен җаваплылыктан азат итми һәм Россиянең һәр гражданы үз иленең төп законын белергә тиеш дигән искәртү белән тәмамланды.