Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчысы Фирданис Гәрәевка тапшырды. Шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте һәм 2023 ел йомгаклары буенча тармакта югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Ютазы муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы белән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Линиза Әбдрәсилова бүләкләнде.
Алга таба ЭЭМ линиясе буенча оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Марс Гәрәев хәбәр итте. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова хастаханәнең штат режимында эшләве турында хәбәр итте. Киңәшмәдә, гадәттәгечә, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре начальникларының агымдагы эш турында докладлары яңгырады. Алар арасында аренда хакын түләү, опека һәм попечительлек эшен оештыру, торак базарындагы вәзгыять, торакны файдалануга тапшыру турында мәгълүмат бар.
Киңәшмә ахырында алдагы атнага беренче чираттагы бурычлар куелды.