Урыссу поселогының «1нче номерлы балалар бакчасы» МБДУ мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары арасында «Бозда һәм суда уяу булачакмын» Республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүче булды.
Тәрбияче Илвина Нәфис кызы Галимова һәм тәрбияләнүче Амелия Игдисламова «Боз һәм суда уяу булачакмын» Республика конкурсында беренче урын өчен кубок белән бүләкләнделәр. Бүләкләү тантанасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС үзәге бинасында узды.
Әлеге чара вакытында балалар кешене боздан коткару алымнарын күрә, авария-коткару техникасы һәм коткару отрядының йорт хайваннары (этләре) белән таныша алдылар.