Ютазы районы мәдәният бүлегенең җиңүләр тупланмасы яңа уңышлар белән тулыланды. Урыссу Балалар сәнгать мәктәбенең "Сударушка" рус җыры үрнәк ансамбле солисты Маргарита Глухова (җит.Җәләева О.Р.) һәм Димтамак авыл мәдәният йортының “Ивушки” һәм “Рябинушка” фольклор коллективлары (җит.Таймолкина М.В.) Казанга якшәмбе мәктәпләре һәм ТР белем бирүдә этномәдәни компонент булган күпмилләтле мәктәпләр укучылары фестиваленең гала концертына чакырылды. Кызлар үз номинацияләрендә беренче урыннарны алдылар.