«Халык контроле» хезмәт законнарын бозу буенча мөрәҗәгатьләр кабул итә башлады

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Республикада гражданнарның «Соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән рәсми булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде. Халык хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче (тулысынча яки өлешчә) һәм билгеләнгән тәртиптә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр турында хәбәр итә алачак.

Әлеге чара «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кулланучылардан килгән күрсәтелгән хәбәрнамәләр буенча эшчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләгән эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата, шул исәптән республикада рәсми булмаган мәшгульлекне киметү буенча алып барылган эш кысаларында, тәэсир итү чараларын күрергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Моннан тыш, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында гражданнар мөрәҗәгатьләре кабул ителә.

 

Районда «соры» хезмәт хакына каршы көрәш буенча «кайнар» линия телефоны эшләвен дә искәртәбез: (885593)2-42-06. Барлык килгән шалтыратулар белгечләр тарафыннан анализлана, ә алынган мәгълүмат керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссия тарафыннан оешмаларны күчмә тикшерүләр үткәргәндә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International