Ата-аналар Урыссу гимназиясе укучыларында яктылык кайтаргыч элементларның булу-булмавын тикшерү буенча рейд үткәрделәр.
"Ата-аналар патруле" вәкилләре, «балаларның иминлеге — бу уртак эш» кагыйдәсенә нигезләнеп, балаларда яктылык кайтаргычлар булу-булмавын тикшерүдә актив катнаштылар. Бу элементлар булмаган очракта, балаларының яктылык кайтаргычлары булмаган ата-аналар белән аңлату эше алып барылган.
Акциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, «Ата — аналар патруле» -балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауның тагын бер формасы, шул ук вакытта бу ата-аналарның үз балаларының иминлеге өчен җаваплылыгын арттыру өчен яхшы мөмкинлек. Әти-әниләр “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел!” кабатлау дәресен үткәрделәр Балаларга юлда бик игътибарлы булырга кирәклеген аңлаттылар. «Мәктәп-йорт-мәктәп» схемасы ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук һәр баланың әлеге схемасы бармы-юкмы икәнен тикшерделәр.