16 декабрьдә Урыссуның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ЮИД отряды, тәрбия буенча директор киңәшчесе Лилия Галимова һәм ЯИХ отряды җитәкчесе, педагог-оештыручы А.С. Шәйхуллина белән берлектә, мәктәп укучыларында яктылык кайтаручы элементлар булу-булмавын тикшерү буенча рейд үткәрде.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күпчелек укучылар яктылык кайтаргычлар куллана, ә кайбер балалар юлда иң күренеклеләре булсын өчен киемнәр һәм рюкзакларга берьюлы берничә аксессуар беркетәләр.
Мониторинг күрсәткәнчә, күпчелек балаларда яктылык кайтаручы элементлар белән рюкзаклар, киемнәр азрак җиһазландырылган. Элементларны башлангыч сыйныф укучылары актив куллана.
Киемдәге фликер (яктылык кайтаргыч) — бүгенге көндә баланы яктыртылмаган юлдагы җәрәхәтләрдән саклауның реаль ысулы. Аның эш принцибы яктылыкның махсус пластикның сырлы өслегенә эләгеп, нурлар рәвешендә туплануга һәм чагылуга нигезләнгән. Машинаның фаралары хәтта кечкенә яктылык кайтаргычны да "игътибарга алгач", шофер ерактан якты яктылык ноктасын күрә. Шуңа күрә җәяүлене яки велосипедчыны күрү мөмкинлеге күп тапкыр арта.