Урыссу самбочысы Россия беренчелеге финалына юллама яулады

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Кстово шәһәрендә самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Атлант урта мәктәбенең самбо секциясе тәрбияләнүчесе Софья Игонина әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясады.

2006-2008 елларда кызлар арасында самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә өченче урынны алып, Софья Яңа елда Владивостокта узачак Россия беренчелеге финалына юллама яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International