Ютазы боксчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Октябрьский шәһәрендә Россия спорт мастеры Тимур Габдуллин истәлегенә бокс буенча 20 нче традицион турнир узды.

"Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре, тренер Владимир Добрин җитәкчелегендәге Ютазы бокс мәктәбе вәкилләре, әлеге ярышларда үзләрен лаеклы күрсәттеләр.

Ярослав Красильников 38кг авырлык категориясендә өченче урынны, Тимур Сәләмов - 50кг авырлык категориясендә - өченче урынны, Динар Мөкъсинов 25кг авырлык категориясендә икенче урынны, Варвара Сухорукова 32кг авырлык категориясендә - беренче урынны, ә Вәлиуллова Дәлия 23 кг авырлык категориясендә беренче урынны алды. Ринат Зәбиров 36 кг авырлык категориясендә дүртенче урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International