Октябрьский шәһәренең Спорт сараенда егетләр арасында бокс буенча Россия спорт мастеры Тимур Габдуллин истәлегенә ачык беренчелек узды.
Урыссу спортчылары, “Атлант” спорт мәктәбенең бокс клубы вәкилләре, әлеге ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп катнаштылар.
Үз үлчәү категориясендә беренче урынны Ярослав Горбачев алды, икенче урынны - Ильяс Фәйзрахманов, Иван Макаров һәм Арсен Фаздалов яулады, өченче урынга Руслан Шәмсуллин чыкты.
- Барлык егетләргә дә афәрин дип әйтәсе килә, осталыкларын йөз процентка күрсәттеләр. Өч көнлек авыр алыш безнең боксчыларны пьедесталның төрле баскычларына таратты, әмма алар күптән өйрәнгән һәм җиңелүләрдән соң җиңүләрнең күпкә татлырак булуын белә. Якын арада көрәшләрне тикшерү һәм хаталар өстендә эш алып барылачак, — дип билгеләп үтте бокс буенча тренер Рифкать Мөхәммәтшин.