Маркировкаланмаган товарларга шикаятьне «Честный знак» кушымтасы аша бирергә мөмкин

2023 елның 22 декабре, җомга

Россия Федерациясе территориясендә «Честный знак» мобиль кушымтасы эшли, аның ярдәмендә кулланучылар сатып алына торган товарларның чынлыгын һәм сыйфатын тикшерә ала.

 

Исегезгә төшерәбез, идентификация чаралары белән түбәндәге товарлар маркировкаланырга тиеш: җиңел сәнәгать продукциясе (кием, урын-җир әйберләре, ашханә, бәдрәф һәм кухня предметлары), аяк киемнәре, фотокамералар (кинокамералардан тыш), фотовспышкалар һәм лампа-вспышкалар, пневматик резина шиннар һәм покрышкалар, хушбуйлар һәм порфюмерия сулары, натураль мехтан товарлар, упаковкада су, сөт продуктлары, тәмәке.

 

Маркировка-Data Matrix штрих-коды, ул пакетларга, ярлыкка яки турыдан-туры товарга куела. Мәсәлән, аяк киеме товарларында аларны пакетларга яки товарларга, кәгазь яки тукыма ярлыкларына салалар. Тәмәке продукциясендә Data Matrix коды пакетның аскы яки ян ягына куела.

 

Сатып алучыга бары тик кушымтаны смартфоннан йөкләп алырга һәм DataMatrix кодын сканерларга кирәк.

 

DataMatrix кодларын сканерлау ярдәмендә кушымтада товарның легальлеген һәм сыйфатын тикшерергә, товарның сатучысы кем икәнен, аның кайда җитештерелгәнен, аның җитештерелү датасын һәм урынын, товар әйләнешендә катнашучы салым түләүченең идентификацион номерын һәм башка мәгълүматны күзәтергә мөмкин.

Товарларны сканерлау мөмкинлегеннән тыш, кулланучыларга товарларны маркировкасыз сату факты ачыкланган яки товар турында мәгълүмат булмаган очракта, шикаять бирү функциясе дә бар. Кушымтаның уңайлы интерфейсы бер басуда сез ачыклаган кагыйдә бозулар турында мәгълүмат бирергә мөмкинлек бирә.

 

Әгәр дә идентификация чаралары белән билгеләнмәгән товарлар сату ачыкланса, кулланучыларга мөрәҗәгать итү уңайлылыгы өчен «Честный знак» сервисын кулланырга киңәш итәбез.

 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе әлеге мәгълүматны легаль булмаган товарлар әйләнешен булдырмау буенча чаралар күрү өчен күзәтә.

 

Консультацияләр алу өчен кулланучы телефон аша мөрәҗәгать итә ала:

 

Бердәм консультация үзәге - 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай),

 

- «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ консультатив үзәге - 221 90 16,

 

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе - 238 35 09, 272 80 33.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International