Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДУ сайтының "Оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

 

2023 елның 26 декабренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

25 декабрь кичендә һәм 26 декабрь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15 м/с көчле җил, күренүчәнлек 1000 метрга һәм аннан да кимрәк арага начарланып, буран көтелә, юлларда кар салулар.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Җил көчәйгәндә:

 

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

 

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

 

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

 

4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга киңәш итмибез, җил белән сынган ботаклар куркыныч тудырырга мөмкин.

 

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

 

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

 

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга  кирәк.

 

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Һәр бәла очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннарыннан бушлай кабул ителә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International